Ютазы муниципаль районы белән ТКХ буенча ликбез узды.
Очрашу гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә һәм районның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов үз докладында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән дөрес эшләү, тарифлар, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге турында сөйләде һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Төп сораулар торак хезмәтләренә тарифларны исәпләү өлешенә кагылды. Дератизацияләүгә, гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыруга, вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын карап тотуга тарифларны ничек исәпләү мәсьәләләре күтәрелде.
ТКХ буенча киләсе ликбез Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы өчен булачак.Әлеге проектның максаты: торак-коммуналь тармакта катнашучылар өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук идарәчеләрдән (ИК, ТМШ, ТСН, ТТК) һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан, башкарма хакимият органнарыннан, кызыксынган гражданнардан (КФЙ һәм ТИҮ советлары рәисләреннән) кире элемтә алу өлешендә ликбез үткәрү.