Алхәбәр

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2024 елда тарифларны җайга салуның төп нәтиҗәләре, контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узачак.

Киң вәкиллекле утырыш тәүге тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе катнашында узачак.

Киң вәкиллекле утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль районнар һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре катнашачак.

Чара «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86, 15.00 сәгатьтә башлана. ММЧ өчен аккредитация – (843) 221-82-29 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International