Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2024 елда тарифларны җайга салуның төп нәтиҗәләре, контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» киң вәкиллекле йомгаклау утырышын уздыру кысаларында түгәрәк өстәл утырышы булды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарифларны җайга салу өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, оператив хәл итүне таләп итә торган проблемалы мәсьәләләрне ачыкладылар.
Чарада төбәк энергетика комиссияләреннән Саха (Якутия) Республикасы, Новгород өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Калмыкия Республикасы, Төмән өлкәсе, Мордовия Республикасы, Карелия Республикасы вәкилләре катнашты.