2025 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 28.12.2024 ел, № 1978 карары үз көченә керә, ул РФ Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, № 406 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә.
Аерым алганда, тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү күләмен индивидуаль тәртиптә билгеләү (корректировкалау) турындагы эшләрне тарифларны җайга салу органы тарафыннан ачу һәм карау тәртибе билгеләнә.
Эшне ачу җайга салынулы оешма тәкъдиме буенча гамәлгә ашырыла. Гаризада күрсәтелә торган белешмәләр исемлеге, шулай ук аңа кушып бирелә торган нигезләү материаллары исемлеге китерелә. Шулай ук күрсәтелгән документларны тапшыру тәртибе һәм аларны карау һәм карар кабул итү процедурасы билгеләнгән.