26 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәйданчыгында 2025 елга коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында матбугат конференциясе узачак.
ММЧ вәкилләре алдында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев чыгыш ясаячак.
Матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясе ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында узачак.
Тулырак мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен (843) 221-82-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Республикада тарифларны җайга салу һәм Дәүләт комитеты эшчәнлеге турында барлык файдалы мәгълүмат тупланды:
Telegram: https://t.me/tarifi116
ВКонтакте: https://vk.com/public183178886
Одноклассники: https://ok.ru/group/56771600449758