Проект кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге Алексеевск районы белән очрашу үткәрде.
Бүлек җитәкчесе Дмитрий Романов законнар кысаларында гражданнар белән ничек корректлы эшләргә кирәклеген тәкъдир итте.
Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов аеруча зур кызыксыну белдерде. Шулай ук ТИҮ җитәкчеләре, КФЙ советлары рәисләре һәм идарәче компанияләр дә кушылды.
Әлеге проектның максаты: торак-коммуналь тармакта катнашучылар өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук идарәчеләрдән (ИК, ТМШ, ТСН, ТТК) һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан, башкарма хакимият органнарыннан, кызыксынган гражданнардан (КФЙ һәм ТИҮ советлары рәисләреннән) кире элемтә алу өлешендә ликбез үткәрү.
2024 елның 28 августында Зеленодольск районы белән беренче онлайн-ликбез узды.
Киләсе ликбез Мамадыш муниципаль районы белән узачак.