ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Тарифлар балалар күзлегеннән» иҗади конкурсын үткәрә

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Конкурс эшләре 2025 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр 2025 елның 10 гыйнварына кадәр Дәүләт комитетының Telegram-каналында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

 1-11 сыйныф укучылары конкурста катнашу өчен чакырыла. Эшләр дәүләт комитеты эшчәнлеге тематикасы кысаларында башкарылырга тиеш (коммуналь хезмәтләргә тарифлар, транспорт хезмәтләренә тарифлар, социаль өлкә хезмәтләренә тарифлар).

Чара нәкъ менә гаиләгә ярдәм итүгә һәм гаилә тормышын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Россия Федерациясендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатларында 2024 ел  Гаилә елы дип игълан ителде.

Белешмәләр өчен телефоннар: 221-82-29

Конкурста катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Конкурс турында нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International