Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россиянең һәр субъекты буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләренең уртача индекслары расланды. Тиешле боерык 15 ноябрьдә 3287-р номерлы итеп кабул ителде. 2025 елның беренче яртыеллыгында тарифлар гамәлдәге дәрәҗәдә үзгәрешсез калачак.
Тарифларны ел саен индексацияләү Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә гамәлдәге законнар нормалары нигезендә 2025 елның 1 июленнән генә гамәлгә ашырылачак.
Һәр регион өчен региональ шартларны һәм үзенчәлекләрне исәпкә ала торган үз индексы билгеләнгән. Татарстан Республикасы өчен 2025 елның 1 гыйнварыннан уртача индекс – 0%, 2025 елның 1 июленнән 17,5% дәрәҗәсендә расланган. Рөхсәт ителгән тайпылыш: 2025 елның 1 гыйнварыннан – 0%, 2025 елның 1 июленнән – 4,8%, аны аерым муниципаль берәмлекләр буенча гына файдаланырга мөмкин.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен 2025 елга гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары «2025 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индекслары турында» Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән расланачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күрсәткечләр гражданнарның түләүләрен мөмкин кадәр күбрәк үзгәртү күләмен үз эченә ала һәм барлык 7 коммуналь хезмәтне (җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү) исәпкә алып исәпләнгән. Бу коммуналь хезмәтләрнең иң уңайсыз җыелмасы булган (түләү арту күзлегеннән) халыкка кагылачак.
Аерым коммуналь хезмәтләргә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак яки кечерәк якка аерылып торырга мөмкин.
Гражданнар түләвен индексацияләү сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора:
1. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән энергия чыганакларына (газ, электр энергиясенә) бәяләр арту.
2. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең артуы.
3. Коммуналь комплекс оешмаларының инфраструктура объектларын һәм челтәрләрен модернизацияләү буенча коммуналь инфраструктураның авариялелеген киметүгә һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга (җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу) өстәмә чыгымнары.
Әлеге мәсьәлә буенча федераль һәм региональ законнар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында kt.tatarstan.ru «Документлар» > «Норматив документлар» > «Федераль законнар»/ «Төбәк законнары» > «Гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре» бүлегендә танышырга мөмкин.