ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанның Яңа Савин районындагы «179 нчы гимназия – мәгариф үзәге» МБМУдә узган чарада актив катнашты.
Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче инвалидлар өчен «Дорогой добра» хәйрия фестивале узды. Хәйрия фестивалендә районнарның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 120дән артык бала катнашты һәм кунак булды.
Фестивальнең девизы: «Һәр бала үзенчәлекле, барлык балалар да тигез!»
Чара нәкъ менә гаиләгә ярдәм итүгә һәм гаилә тормышын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ә илебез гаиләләренең иминлеге турында «Демография» илкүләм проекты кайгыртачак.