1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен Россия буйлап ел саен инвалидлар декадасы уза. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Инвалидлар ункөнлеге җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган, махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты да инвалидлыклары булган хезмәткәрләре турында онытмый, гадәттәгечә өйләренә бүләкләр алып баруны, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.
Аудит бүлегенең әйдәп баручы белгече Галина Беловада, икътисадый анализ бүлегенең 1 категорияле белгече Людмила Степкинада һәм гомуми бүлектә өлкән белгеч булып эшләгән Рима Вазиковада булдылар.
Бу көнне гамәлгә кую өчен яңгыратылган максатлар – кеше хокукларын тулысынча һәм тигез саклап калу һәм инвалидларны җәмгыять тормышында катнаштыру.