Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстанда 1,5 меңнән артык төрле чара планлаштырылган. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Ленин исемендәге мәдәният йортында уза торган «Мир доброй надежды» чарасында актив катнашты.
Бу календарьда мәрхәмәтлелек, игелеклелек һәм толерантлык күрсәтергә, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыручы үзенчәлекле дата.
Татарстан Республикасында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелә. Һәм без чын күңелдән ышанабыз, республиканың һәр битараф булмаган кешесе төрле чикләүләре булган кешеләр өчен киртәсез һәм уңайлы мохит булдыруга үз өлешен кертер.