Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган чарада катнашты

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында республикада социаль газлаштыру һәм догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды.

Татарстанда газны догазификация программасы буенча 28,8 мең кишәрлек чикләренә газ җиткерелгән, аларның 81%ы тоташтырылган инде. Россия буенча уртача процент шул ук вакытта күпкә түбәнрәк, дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

 

«Бүгенге көнгә газны 28 мең 835 йорт биләмәсе чикләренә кадәр җиткерделәр. 23 мең 258 йорт табигый газ кулланучы булды. Аларның эчке җиһазлары тоташтырылган инде, алар үз казаннарын ягалар, газ плитәләрен кабызалар. Тоташтырылган йортларның өлеше 81% тәшкил итә, бу – коймага кадәр җиткерелгәннәрдән. Россия буенча уртача – 55%», - дип белдерде Рөстәм Усманов.

 

Шул ук вакытта бу күрсәткечне 100% җиткерергә мөмкинлек бирми торган чикләүче моментлар бар, дип билгеләде компаниянең генераль директоры.

 

2021 елдан башлап Татарстанда йорт биләмәләре буенча догазификация программасына барлыгы 34 меңнән артык гариза бирелгән, алар буенча 32,8 мең килешү төзелгән.

 

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Татарстанда газлаштыруның иң югары дәрәҗәсе – 97,8%. «Быел Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы кысаларында бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциягә карамаган ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертү йөкләнде. Мондый йорт хуҗалыкларын инвентаризацияләү буенча эш башкарылды. Муниципаль берәмлекләр гаризалары нигезендә 570 йортны үз эченә алган ширкәтләрне газлаштыру графигы расланды. Бу 12 муниципаль берәмлектә 53 ширкәт», - диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары.

 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда газлаштыру буенча адреслы ярдәм күрсәтү өчен субсидияләр дә бүлеп бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, инвалид яки өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләр, шулай ук МХОда катнашучыларның гаиләләре һәм башка категорияләр ярдәм алырга мөмкин. Быел бу максатларга 92,3 млн.сум юнәлдереләчәк. Бүгенге көнгә 966 йорт хуҗалыгы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 908е инде 88,3 млн.сумлык субсидия алган.

 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның апрелендә Президент Владимир Путин газлаштырылган торак пунктлардагы йортларга бушлай газ кертүне йөкләде. Газлаштырудан аермалы буларак, догазификация Россиянең шәһәр эчендәге яки бистә эчендәге челтәрләре булган һәм газүткәргечне участокларның чикләренә кадәр генә салырга кирәк булган газлаштырылган торак пунктларында үткәрелә. 2022 елның ноябрендә РФ Хөкүмәте догазификация программасын сроксыз итү турында карар кабул итте.

 

ТР Рәисе матбугат хезмәте, Булат Низамиев. «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International