Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Казанның Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы форумы узды.

 

Форумда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, финанс исәбе, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина катнашты.

 

Беренче этапта мәгариф, экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык, торак-коммуналь хуҗалык, җирләү эше һәм ритуаль хезмәтләр, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә коррупция куркынычы турында фикер алыштылар.

 

Форумның икенче этабын «Коррупциягә каршы сәясәт һәм яшь гаиләләрнең хокукларын яклау» мәйданчыгы ачты.

 

Форумда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, район администрацияләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы фән, яшьләр вәкилләре, шулай ук коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча кайбер РФ  субъектлары органнары җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International