Ел саен 9 декабрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу көнне БМО әгъзалары булган дәүләтләр җәмәгатьчелеккә коррупциягә каршы көрәш буенча алып барыла торган эшләр турында хәбәр итә.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коррупциягә каршы көрәшнең төп элементы буларак хокукый тәрбиягә игътибар бирә.
Видеороликта финанс исәбе, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллинадан тулырак белешмәләр җиткерелә.