Кадерле язылучылар, без сезнең үтенечләрне һәм тәкъдимнәрне күрәбез һәм сезгә каршы барабыз!
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына гаризалар бирү вакытын озайтуны сорап бик күп мөрәҗәгать килде. Бу игълан ителгән срокларда күп кенә балалар заявкага мәҗбүри кушымта булып торган конкурс өчен үз материалларын әзерләп өлгермәү белән бәйле.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә Дәүләт комитеты гаризалар кабул итүне 2025 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар кабул итте. Һәм 2025 елның 10 гыйнварына кадәр без җиңүчеләрне билгеләячәкбез!
Әлеге үзгәрешләр нигезендә кабул итү сроклары төзәтелде. Кертелгән үзгәрешләр талантлы катнашучылар санын арттырыр дип ышанабыз!
Чара нәкъ менә гаиләгә ярдәм итүгә һәм гаилә тормышын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Россия Федерациясендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатларында 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
Конкурста катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!