Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
«Ак таш-Инвестстрой» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәре, Рәшит Сәлахов урамы, з/у 2 (Казан шәһәренең Идел буе районында 33 нче хәрби шәһәрчек территориясе) адресы буенча җир кишәрлегендә урнашкан торак комплексның 2 нче этабы»н Казан шәһәре «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024