РФ Хөкүмәте 2025 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексациясе күләмен раслады

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россиянең һәр субъекты буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләренең уртача индекслары расланды. Тиешле боерык 15 ноябрьдә 3287-р номерлы итеп кабул ителде. 2025 елның беренче яртыеллыгында тарифлар гамәлдәге дәрәҗәдә үзгәрешсез калачак.

 

Тарифларны ел саен индексацияләү Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә гамәлдәге законнар нормалары нигезендә 2025 елның 1 июленнән генә гамәлгә ашырылачак.

 

Һәр регион өчен региональ шартларны һәм үзенчәлекләрне исәпкә ала торган үз индексы билгеләнгән. Минималь индекс Амур өлкәсе өчен 8,6% күләмендә расланган, Пермь крае өчен максималь –  21,1%. 

 

Татарстан Республикасы өчен 2025 елның 1 гыйнварыннан уртача индекс – 0%, 2025 елның 1 июленнән 17,5% күләмендә расланган. Рөхсәт ителгән тайпылышлар: 2025 елның 1 гыйнварыннан – 0%, 2025 елның 1 июленнән – 4,8%.

 

Гражданнарның җыелма түләүләрен индексацияләү фаразлана торган инфляцияне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үсешен, шулай ук энергия чыганакларына (газ, электр энергиясе) бәяләр үзгәрү темпларын исәпкә ала. Моннан тыш, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә коммуналь комплекс оешмаларының инфраструктура объектларын һәм челтәрләрен модернизацияләү буенча коммуналь инфраструктураның авариялелеген киметүгә һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инвестиция программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруга чыгымнары исәпкә алынган.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, расланган күрсәткечләр барлык 7 коммуналь хезмәтне (җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү) һәм барлык 913 муниципаль берәмлекне исәпкә алып кабул ителгән. Аерым коммуналь хезмәтләргә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак яки кечерәк якка аерылып торырга мөмкин. 15 декабрьгә кадәр республиканың һәр муниципаль берәмлеге буенча индекслар билгеләнәчәк.

 

Дәүләт комитеты үз вәкаләтләре кысаларында 2024 елның 20 декабренә кадәр коммуналь хезмәтләргә (җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү) тарифлар билгеләячәк. Хәзерге вакытта җайга салынулы оешмалар тарафыннан тапшырылган исәп-хисапларга һәм нигезләү материалларына экспертиза үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International