ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

 

1. «2025 елга «Татнефть-Энергосбыт» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».

 

2. «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифларга 2025 елга төзәтмә кертү турында».

 

3. «2025 елга «СК «Энерго» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».

 

4. «2025 елга «Энерготранзит» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».

 

5. «Энерго – Про» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания»  акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләре күрсәтүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.12.2021 № 526-23/э-2021 карары белән билгеләнгән озак сроклы аерым тарифларга 2025 ел өчен төзәтмә кертү хакында».

 

6. «2025 елга «ТранзитЭнергоМонтаж» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».

 

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

 

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International