Оешмалар игътибарына!

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Креон компаниясенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, 2024 елның 10 декабрендә «2025 елда коммуналь хезмәтләр һәм коммуналь ресурслар өчен түләү хисабы» Бөтенроссия гамәли вебинары узачак. Вебинар ТКХ оешмалары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм белгечләрен нәтиҗәле эшкә өйрәтүгә, шулай ук законнардагы төп үзгәрешләрне яктыртуга юнәлдерелгән.

 

Эшлекле программа кысаларында 2024 елның 10 декабрендә түбәндәге мәсьәләләр яктыртылачак:

 

• Түләү агентлары тарафыннан гражданнарның түләүләрен кабул итү өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертү (№298-ФЗ, 10.07.2023)

 

• Социаль ярдәмгә мохтаҗ физик затлардан түләүләр кабул иткәндә комиссия түләвен бетерү (№602-ФЗ, 19.12.2023) һ.б.

 

Тулырак мәгълүматны проект җитәкчесе Владимир Сергей Андреевичтан алырга мөмкин, тел. +7(495)142-34-82, 8-925-862-55-83, e-mail: oookreon@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International