21 ноябрьдә Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә әйдәп баручы эксперт-практиклар катнашында консультация вебинарының интернет-трансляциясе узачак. Темасы: 2025 ЕЛДА КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН ТҮЛӘҮЛӘР: ИСӘПЛӘҮ, ЯҢАДАН ИСӘПЛӘҮ ҺӘМ ТҮЛӘТҮ ТӘРТИБЕНДӘ ЯҢАЛЫК.
ВЕБИНАР ПРОГРАММАСЫНДА:
Йортта гомуми милекне карап тоту өчен кулланылган коммуналь ресурсларны исәпкә алганда һәм түләү исәпләгәндә яңалык. Йортта гомуми милекне карап тоту өчен кулланылган коммуналь ресурсларны ким һәм нормадан тыш исәпкә алу. 2025 елның беренче кварталында йортта гомуми милекне карап тоту өчен кулланылган коммуналь ресурслар өчен түләүне яңадан исәпләүгә әзерлек.
КФЙда җылыту өчен түләү исәбендә яңалык (РФ Хөкүмәтенең 29.08.2024 ел, № 1176 карары). Гомумйорт исәпкә алу җайланмалары сафтан чыкканда җылылык энергиясе өчен түләүләр исәпләүнең яңа тәртибе.
Салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару өчен түләү исәпләү. КФЙ су куллану һәм ташландык суларны агызу балансы проблемасы. ЦСВ тискәре йогынты ясаган өчен түләү алу шартлары.
Идарә оешма һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма арасында исәп-хисаплар. Түләүләр өчен мәгълүмат алмашуга таләпләр. КФЙ турыдан-туры килешүләрне үзгәртүдә һәм өзүдә яңалык.
КФЙ торак булмаган биналар өчен исәп-хисаплар. ИПУ булмаганда яки күрсәткечләрне тапшырмаганда исәпләүләр. Килешүдән башка куллануны ачыклау тәртибе.
Исәпләү приборлары буенча исәпләүләр. Гомумйорт исәпкә алу җайланмасын урнаштыру, тикшерү һәм алыштыру буенча ресурс белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмаларның бурычлары. Арттыра торган коэффициентларны куллану шартлары һәм тәртибе.
Түләүләрне исәпләү приборлары буенча гына түгел, шул исәптән, алар булуга да карамастан, алар күрсәткеченнән башка исәпләү. Идарәче һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләрен исәпкә алу приборларына кертмәү нәтиҗәләре һәм нормативлар буенча исәп-хисапларга күчүнең башка шартлары.
Йортның гомуми һәм индивидуаль исәпкә алу җайланмалары сафтан чыкканда исәп-хисаплар, шул исәптән кулланучы инициативасы буенча да. Арттыра торган коэффициентларны куллану тәртибендә яңалык.
Коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәпләүләр. Ресурс белән тәэмин итүче һәм идарәче оешманың сыйфат бозулар очрагында түләүләрне яңадан исәпләү буенча бурычлары. Гражданнар вакытлыча булмаганда түләүне яңадан исәпләү.
Түләмәүләрне түләттерү практикасы. Вакыты узган түләүләр өчен пенялар исәпләүдә яңалык. Суд боерыкларын биргән өчен дәүләт пошлиналарын арттыру (08.08.2024 ел, 259-ФЗ).
Бурычларны судка кадәр түләттерү механизмнары. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны таләп итүнең яңа механизмы буларак - нотариусның үтәтү язуы (проект).
Катнашучыларның сорауларына җаваплар, экспертлар консультацияләре һәм практик тәкъдимнәр.
Катнашу шартлары буенча www.vsesem.ru сайтында җентекле мәгълүмат ала һәм чарага теркәлә аласыз , +7 (862) 555 25 58 телефоны буенча яки ter@vsesem.ru электрон почтасы аша координатор Тарвердиева Элина Рәсим кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон: +7 (978) 578 56 49, +7 (978) 898 42 53