Идарә әгъзалары түбәндәге мәсьәләләрне карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
Технологик тоташтыру өлкәсендә:
- Чаллы шәһәрендәге объектларны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләнде;
- объектны «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләнде;
- объектны Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән су агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләнде.
Социаль өлкәдә:
- 2025 елга Татарстан Республикасында торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары билгеләнде;
- 2025 елга социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләнде.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә:
- кулланучылар арасында халык булмаган 8 оешма өчен тарифлар билгеләнде.