Казанда Үзәк стадионда «Көч дөреслектә – горурлык һәм җиңү» («Сила V правде – гордость и победа») МХО барышында яулап алынган НАТО трофей техникасы күргәзмәсе уза.
Кунаклар һәм төбәк халкы НАТО илләре тарафыннан Украинага хәрби ярдәм сыйфатында китерелә торган 14 техника үрнәге белән таныша ала.
Төп экспонатлар арасында – Abrams авыр танкы (АКШ хәрби танкы 67 тоннага якын). Казанга аны стандарт булмаган габариты аркасында махсус тралда китергәннәр. Шулай ук М113 бронетранспортерлары, Kirpi, Mastiff бронеавтомобиле, Рinzgauer вездеходы һәм автобронетанк техникасының башка үрнәкләре бар. Хәрби техника күргәзмәсе 2024 елның 19 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Экспонатларны 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр карарга мөмкин. Керү – ирекле.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре даими рәвештә МХО зонасында безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрә.
Гуманитар йөктә хәзер егетләргә кирәкле бөтен нәрсә: Нива, УАЗ автомобильләре өчен запас частьләр, расходниклар, реактив тягалар, фильтрлар, автомобиль мотор мае, шарлы комплектлар, руль очлары, тормоз колодкалары, кардан, крестовиналар, привод каешлары, окоп шәмнәре өчен калай банкалар һәм башкалар бар.
Без сугышчыларны өйләренә көтәбез һәм үзебезнең геройларыбыз белән горурланабыз!