«Цены и тарифы в ЖКХ»» журналының 2024 ел өчен 2 нче санында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әзерләгән мәкалә басылып чыкты. Фәнни материал «Су белән тәэмин итү һәм су чыгару өлкәсендә җайга салуның нәтиҗәлелеге турында».
Мәкаләдә торак һәм коммуналь хуҗалыктагы үзгәрешләрнең һәм тенденцияләрнең төп сәбәпләренә анализ, тарифларны җайга салу буенча методологик нигезләр һәм практик мәсьәләләр, торак-коммуналь хуҗалыкта бәя кую өлкәсендә РФ Хөкүмәте һәм федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат җентекләп өйрәнелә. Мәкаләдә торак-коммуналь хуҗалыкта бәя кую мәсьәләләренә кагылышлы документлар әзерләү һәм килештерүнең төрле стадияләрендә булган мәгълүматлар карала.
Мәкаләнең варианты белән монда танышырга мөмкин.