ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1.      «Түбән Кама муниципаль районының «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифларны билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 18.12.2023 ел, № 795-191/кс-2023 карарының үз көчен югалтуын тану хакында».

2.      «2024 елга Түбән Кама муниципаль районының «Татэнерго» АҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин:  https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International