Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү Республика фонды объекты «Аграр урамындагы торак комплекс»ны Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «Конград махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ объекты «Җир кишәрлегендәге торак йорт»ны Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «ИнвестЧелныЯр» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ «Беренче катта торак булмаган биналары булган күп катлы торак йорт, Түбән Кама шәһәре, 45 мкр.» объектын ииндивидуаль тәртиптә «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең салкын су белән тәэмин итү һәм су түгүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024