Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал коллегиясе

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

2024 елның 30 октябрендә Александр Груничев рәислегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал буенча киң вәкиллекле утырышы узды. Утырышның төп темасы тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре булды. Утырышта Монополиягә каршы  федераль хезмәт вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары, җайга салына торган предприятиеләр, Воронеж өлкәсенең Тарифлар белән җайга салу министрлыгы вәкилләре катнашты.

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе актуаль мәсьәләләр буенча бергәләп фикер алышырга һәм цифрлы трансформация шартларында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү өчен нәтиҗәле чишелешләр табарга тырышырга тәкъдим итте.

 

«Дәүләт һәм муниципаль идарәнең, икътисадның һәм социаль өлкәнең цифрлы трансформациясе Россия Федерациясе Президентының 2030 елга кадәр билгеләгән ил үсешенең илкүләм максатларының берсе булып тора. Хәзерге шартларда хезмәт җитештерүчәнлеге цифрлаштыру, ясалма интеллект технологияләрен кулланып, җитештерү һәм идарә процессларында үзебезнең программалы тәэмин итүгә күчү белән турыдан-туры бәйләнгән.

 

Шунысын билгеләп үтү мөһим, цифрлаштыру үзмаксат булып тормый, ә нәкъ менә кешеләрнең тормыш сыйфатын, оешмалар эшчәнлеген күтәрүгә, конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруга юнәлдерелгән. Татарстан, гадәттәгечә, цифрлы үсешнең гомуми дәрәҗәсе буенча илнең алдынгы регионнары рәтенә керә. 2023 елда безнең республика бу күрсәткеч буенча төбәкләр арасында беренче урынны алды. Татарстанда илкүләм проектлар, федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла, яңа мәгълүмати системалар эшләнә, алдынгы тәҗрибәләр гамәлгә кертелә», - дип билгеләп үтте Александр Груничев.

 

Беренче булып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов «Республикада тарифларны җайга салуны цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар» турында доклад белән чыгыш ясады. Спикер үз докладында Татарстан Республикасында цифрлы трансформация рейтингы турында; цифрлаштыруның төп юнәлешләре турында; электрон рәвештә керә торган заявкалар санын арттыру эше турында; «Астра Линукс» ОС күчү турында сөйләде. Мәгълүмати куркынычсызлык таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында аңлатты.

 

Россия МКФХ Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян унификацияләнгән тариф заявкаларын эшләү һәм ТКХ өлкәсендә эксперт бәяләмәләре турында сөйләде.

 

Теманы җентекләп ачканнан соң ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев болай дип аңлатты: «Икътисадның аерым тармакларын актив цифрлаштыру шартларында Монополиягә каршы федераль хезмәт регулятор һәм контроль-күзәтчелек органы буларак шулай ук онлайн-режимда җайга салу субъектларының төп күрсәткечләрен күрергә мөмкинлек бирә торган инструмент эшли. Цифрлаштыру этапларының берсе булып «Гостех» платформасында тарифларны җайга салу сервисы тора. Сервис нигезе булып җайга салына торган оешмаларның эш күрсәткечләренә мониторинг (27 мең) оештырылган гамәлдәге мәгълүмати-аналитик система, тарифлар билгеләү һәм гражданнар өчен түләү индексларын үтәүне контрольдә тоту тора. Бөтен процесс оешма тарафыннан тариф заявкасын бирү вакытыннан алып тариф карары кабул ителгәнчегә кадәр һәм алга таба контрольдә тоту цифрлаштырылачак».

 

Чыгыш ясаучыларның докладлары һәм презентацияләре белән тулырак итеп монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International