ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе цифрлы трансформациядә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

2024 елның 30 октябрендә Александр Груничев рәислегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал буенча киң вәкиллекле утырышы узды. Утырышның төп темасы тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы төбәкнең цифрлы трансформациясенең, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыруның, технологияләр кертүнең төп юнәлешләрен билгели. Хәзерге вакытта, санкцияләр гамәлдә булган чорда, нәкъ менә ТР Цифр министрлыгы республиканың төп мәгълүмат системалары, компьютер техникасы, периферия эшен, үзебезнең программа белән тәэмин итүгә күчүне, халыкның, республиканың, илнең иминлеге бәйле яңа системаларны үстерүне һәм гамәлгә кертүне тәэмин итә. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында үзебезнең программалы тәэмин итүгә күчү турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» гамәли платформасының: күрсәткечләрне синхронлаштыруның һәм үзара хезмәттәшлекнең бердәм кабинеты турында сөйләде. Татарстанда инвестицион климатның торышын яхшырту өчен ТР Дәүләт хезмәтләре платформасында «Бердәм килештерү кабинеты» булдырылган.

Доклад нәтиҗәләре буенча Алексанр Груничев аңлатканча, кабинет әзерлек этабында инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә технологик тоташу буенча хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскартырга, шулай ук челтәрләрне проектлаганда һәм алга таба төзегәндә дә. Килештерүләр кабинетына ресурслар белән тәэмин итүче һәм челтәр компанияләре, шулай ук инженерлык инфраструктурасы милекчеләре булган оешмалар тоташтырылган. Проектны гамәлгә кертүнең мөһим нәтиҗәсе – топосъемка базасында территорияләр турында мәгълүматларның бердәм базасын һәм төзелеш турында ниятләрне формалаштыру. Проектны төп башкаручыларның берсе – Татарстан Республикасының Пространство мәгълүматлары фонды.

Воронеж өлкәсеннән коллегалар тарифларны җайга салу өлкәсендә цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, аларның цифрлаштыру дәрәҗәсе аерым игътибарга лаек. Воронеж өлкәсе тарифларны җайга салу министрының беренче урынбасары Ольга Жегульская доклад белән чыгыш ясады. Цифрлаштыруны үстерү һәм процессларны камилләштерү иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен өйрәнү белән дә тыгыз бәйләнгән.

Йомгаклау нотыгы белән «РИФОРА ЛАБС» ҖЧҖ генераль директоры Федор Цариковский чыгыш ясады. Дәүләт комитеты оешма белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе – җайга салына торган оешмалар инфраструктурасын исәпкә алу буенча мәгълүмати система эшләү.

«Цифрлы трансформацияне белгечләр һәм оешмалардан башка тормышка ашыру мөмкин түгел», - дип билгеләде рәис.

Чара азагында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны җайга салуның цифрлы трансформациясенең мөһимлеген билгеләде.

Чыгыш ясаучыларның докладлары һәм презентацияләре белән тулырак итеп монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International