Берничә ел элек тариф гаризасы Дәүләт комитетына оешманың шәхсән вәкилләре тарафыннан кәгазь чыганакта бирелә иде, ә бу берничә папка, хәтта меңләгән биттә раслый торган документлар - аларның һәркайсы оешма мөһере һәм җитәкче имзасы белән раслана иде.
Хәзер тариф эшен Дәүләт комитетына җибәрү өчен, документлар бирүнең төрле сервисларын кулланып, берничә иәарә ясау да җитә. Һәм бу тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру нәтиҗәсе.
Тарифларны җайга салуның цифрлы трансформациясе ничек бара? Инде нәрсә гамәлгә ашырылган һәм нәрсә булдырырга кирәк? Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең 2024 елның 30 октябрендә 10:00 сәгатьтә Казан шәһәрендә узачак утырышында түбәндәге адрес буенча фикер алышырбыз: К.Маркс урамы, 66 йорт, киңәшмәләр залы.
Коллегия утырышында РФ һәм республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашачак.
Элемтәләр өчен телефон: 221-82-29
Фото нейрочелтәрдә ясалды.