«Еш бирелә торган сораулар экспертларның җавапларында. PRO Тариф»

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Сезнең игътибарыгызга ребрика тәкъдим итәбез: «Экспертларның җавапларында еш бирелә торган сораулар. PRO Тариф». Бу кыска һәм мәгълүмати роликлар, анда һәркем халыкның иң актуаль сорауларына җавап таба алачак.

Инвестиция программалары бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова халыкны инвестиция программалары бүлегенең эше белән таныштырачак.

«Казэнерго» АҖ инвестиция программасы 2024 елга расланды, финанслау күләме 314,6 млн. сум тәшкил итә. Барлыгы инвестицион программа белән 6,6 км җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү, 4 котельныйда котлоагрегатларны алыштыру, 8 котельныйны реконструкцияләү, 2 төтен торбасын яңарту һәм котельныйларда 39 берәмлек җиһаз алмаштыру планлаштырыла.

«Казэнерго» АҖ Казан шәһәренең иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының берсе булып тора. Предприятие җылылык энергиясе белән Татарстан Республикасы башкаласының 25 %ка якын торак фондын, социаль әһәмияткә ия һәм башка объектларын тәэмин итә.

Киләсе чыгарылышларны безнең  «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.

Безнең телеграм-бот: @Tarif_RT_bot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International