Профилактик визитларны бәяләү

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Профилактик визитлар уздырыла торган затлар өчен мәгълүмат.

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль закон нигезендә, хәзерге вакытта бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Профилактик визитлар – контрольлек органы хезмәткәре белән профилактик әңгәмә ул, аның кысаларында инспектор гражданнарга һәм оешмаларга түбәндәгеләрне хәбәр итә:

* мәҗбүри таләпләр турында;

* контрольлек объектларының хәтәрлек критерийларына туры килүе турында;

* хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителгән ысуллары турында;

* контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында профилактик визитларны бәяләү буенча функционал гамәлгә ашырылган, шулай ук порталда monitoring.ar.gov.ru/ сылтамасы буенча профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкцияле тарату листовкалары макеты урнаштырылган: https://monitoring.ar.gov.ru/prevention.

Профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкцияле листовканы теркибез, үткәрелгән чаралар турында фикерләр калдырырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International