Татарстан «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Бөтенроссия экоакциясенә кушыла

2024 елның 11 октябре, җомга

«БумБатл» Бөтенроссия акциясе башланып ике атна эчендә бөтен илдән катнашучылар 146 694 кг макулатура тапшырганнар. Акциядә Россия Федерациясенең 55 субъектыннан барлыгы 47 мең россияле катнашкан.

Төбәкләр арасында Татарстан тапшырылган макулатура саны буенча сигезенче урында тора. Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» акциясе инде бишенче тапкыр уздырыла. Акциядә катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк: бумбатл.национальныепроекты.рф.

Катнашуга коллектив заявкалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Индивидуаль зачетта беренчелек өчен 15 ноябрьгә кадәр көрәшергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы иң актив 5 төбәк исемлегенә керде, татарстанлылар 185 тонна макулатура җыя алган, бу 2022 елга караганда өч мәртәбә күбрәк. Акциянең төп максаты – экологик гадәтләр һәм туган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International