Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Алтын МТ» ҖЧҖ объектын – «Казан шәһәре Совет районының Константиновка авылында торак комплекс төзелеше»н «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «Казан шәһәренең Киров дамбасы буендагы су объектында ясалма җир кишәрлеген төзекләндерү» – «ПСУ» ҖЧҖ объектын «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «ВТ Стройинжиниринг» ҖЧҖ объекты – «Казан-Зеленодольск (Зур Зеленодольск) трассасына якын территорияләрне су белән тәэмин итү системасын төзү», ТР, Зеленодольск районы, Осиново авыл җирлеге» объектын индивидуаль тәртиптә «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
4. «Станция Спортивная-2» МТ» ҖЧҖ объекты – «Юбилейная станциясе». 2 нче эшләтеп җибәрү комплексы. Торак йорт №2.2, Казан шәһәре, Идел буе районы» торак комплексын индивидуаль тәртиптә «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
5 «СЗ «ДОМКОР» ҖЧҖ объекты – «Түбән Кама шәһәрендә 47 мкр. 47-01, 47-02 күпкатлы торак йорт»ны «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
6. «ТР, Зәй районы адресы буенча җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024