Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешманың инвестицион программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде:
1. 2024 елга «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасына төзәтмәләр кертү проектын кабат карау.
2. 2025 елга «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы проектын кабат карау.
3. 2025-2027 елларга «РСК» ҖЧҖ («Салават Күпере» ТК) җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы проектын кабат карау.
4. 2025-2027 елларга «РСК» (М-14) ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы проектын карау.
5. 2025 елга «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы проектын карау
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.