Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Тимер юл идарәсе» ҖЧҖ бүлекчәсе тарафыннан Чаллы шәһәренә килә торган тимер юлларда күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
2. «Түбән Кама шәһәренең «Нефть химиясе транспорт компаниясе» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
3. «Промтранс-А» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
4. «Менделеевск шәһәренең «Менделеевсказот» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә 2024 ел өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
5. Чаллы шәһәрендә «Промжелдортранс-Сервис» ҖЧҖ тарафыннан гомуми файдалануда булмаган тимер юлларда күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә чик дәрәҗә максималь тарифлар билгеләү хакында».
6. «Тимер юл идарәсе» ҖЧҖ бүлекчәсе тарафыннан Казан шәһәренә килә торган тимер юлларда күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
7. «Казан» халыкара аэропорты территориясендә һава судноларына авиация ягулыгы салуны тәэмин итү буенча «Авиэйшн Лоджистик Сервисес» ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024