Чара инде алтынчы мәртәбә уздырыла һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Акция кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Акция ноябрь ахырында илнең көньяк төбәкләрендә тәмамланачак.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе җитди глобаль проблемаларны хәл итә. Бөтен ил буйлап катнашучылар утырткан миллионлаган агач безгә кирәкле кислород бүлеп чыгарып кына калмый, ә бәлки, планетабызны климат үзгәрүеннән саклап, углеродның зарарлы кушылмаларын да йота», – дип аңлатты агач утыртуда катнашучы һәм гомуми тәэмин итү һәм эш башкару бүлеге башлыгы Светлана Якупова.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан урманнарын арттыруга үз өлешен кертте. Әлеге акция кысаларында агачлар саны тагын бер җитди сан күрсәткечен узып киткән.