Дәүләт комитетында электр энергетикасы өлкәсендә тарифлар проектларын карадылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә тарифларның беренчел дәрәҗәләре исәпләнде:

Энергия белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе – Трансэнергоның структур бүлекчәсе – «РЖД» ААҖ филиалы.

Белешмә: эшчәнлек төре – «поездлар йөртүнең билгеләнгән күләмнәрен үтәү һәм хәрәкәт иминлеге максатында Россия тимер юллары» ААҖ ихтыяҗларын электр энергиясе белән тәэмин итү; кулланучыларга электр энергиясе хезмәтләре күрсәтү.

Контрольлек ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен исәп-хисаплар белән таныштырды.  Предприятие билгеләнгән срокларда тариф эшләре материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International