ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллинаның эшлекле сәфәре гражданнарны шәхсән кабул итүдән башланды.
Халыкны борчый торган төп тема коммуналь хезмәтләр һәм күпфатирлы йортта хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләр өлешенә; торак милекчеләренең онлайн системаларда җыелышларын үткәрүнең дөреслегенә; күпфатирлы йорт янындагы эре габаритлы калдыкларны чыгару өлешендәге мәсьәләләргә; башкарылган эшләрдән соң капиталь ремонт өчен түләүне җыюны чикләү мәсьәләләренә һәм башкаларга кагылды.
Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Лариса Хәбибуллина халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мондый очрашуларның никадәр мөһим булуын ассызыклады.
Аннары районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды, анда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыруның барышы һәм булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Зеленодольск районы ТКХ департаменты МБУ җитәкчесе Нияз Минһаҗев белән бергә торак-коммуналь өлкәгә караган объектларны карады. Төзелеп килүче «Зур Зеленодольск» су алу корылмасында булдылар.
«Зур Зеленодольск» су алу корылмасы — Казан-Зеленодольск трассасы буйлап урнашачак һәм хәзер ул реаль контурларга ия», – дип билгеләп үтте «РСК» ҖЧҖ баш инженеры Сергей Шаблонов.
Аннары «ЗВКС» АҖ генераль директоры Ренат Җәләлов озатуында инвестицион программаны гамәлгә ашыру кысаларында объектларны карау булды. «ЗВКС» АҖ су чыгару өлкәсендә Зеленодольск шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын яңарткан һәм диспетчеризация өлешендә Васильево штп. канализация насос станцияләрен модернизацияләгән.
Белешмә өчен: хәзерге вакытта суүткәргеч-канализация хуҗалыгы – үзара бәйләнгән системаларның һәм корылмаларның катлаулы комплексы. «ЗВКС» АҖ предприятиесе Зеленодольск ш., Васильево ш.т.п., 2015 елдан башлап Зөя утрау-шәһәре, 2018 елдан башлап Югары Ослан авылы, 2022 елдан башлап Октябрь Бистәсе, 2022 елдан башлап Иннополис шәһәре су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәренә хезмәт күрсәтә.
Аннары Лариса Хәбибуллина Васильево шәһәр тибындагы поселогында биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.