ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программасы үтәлешенә чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар:
1. 2,3,4 павильонлы 21 нче тепловодны реконструкцияләү; ТК-21-29 башлап НО-59 кадәрге участокта; П-3 ягына таба ТК 21-13 участогында; ТК 21-17 участогында 21-16 ягына таба; ТК 22-11/8 алып Азино 1 М5 кадәр Глушко урамы буйлап, ТК 21-9 алып Фучик урамы буенча Тк21-10 кадәрге участокта. Гомуми озынлыгы – 400 погон метр. Диаметры 1020 мм булган традицион изоляциядәге иске торбаүткәргечне яңасына, диаметры 1020 мм булган изоляция ППУ алмаштыру эшләре алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 100% ка башкарылган. 2024 елның октябрь башына территорияне төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
2. Порт урамындагы төзелеш зонасындагы объектларны тоташтыру өчен 1 нче магистраль җылылык үткәргечен төзү. Порт урамындагы микрорайонны җылылык белән тәэмин итү максатында ППУ эшләнгән 630 мм диаметрлы торбаүткәргеч төзү эшләре алып барыла. Гомуми озынлыгы 2148 погон метр тәшкил итә. Шуның 720 метры салынган. Торбаүткәргеч 32% ка монтажланган. Объектта Укытучылар урамының машина юлы астында «Гильза» салуга әзерлек эшләре алып барыла. Шулай ук монтажланган участокларга кире күмү эшләре алып барыла.
Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.