ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов һәм электр энергиясенә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гаяз Миңнебаев «Электр энергетикасы тармагында тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу» III Бөтенроссия практик семинарында катнашалар.
Семинар программасында:
• Тарифлар 2025: Яңа НХА һәм төп аспектлар
• Бәхәсләрне суд аша һәм судка кадәр җайга салу
• Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алуны үстерү
• «Гамәлләр планы» бизнес-уены
• «ПРОМЭНЕРГО» ҖЧҖ производствосына чыгу
Семинар кысаларында илнең әйдәп баручы профильле югары уку йортларыннан квалификация күтәрү уза:
• Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты
• Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты
• Төзелеш министрлыгы университетының Төзелеш физикасының фәнни-тикшеренү институты