ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1.      «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күптармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ өчен 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тариф билгеләү һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 06.03.2024 ел, № 8-4/тко-2024 карарының үз көчен югалтуын тану турында».

2.      «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга 2025 елга тарифлар билгеләү турында (Казан)».

3.      «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга 2025 елга  тарифлар билгеләү турында (Чаллы)».

4.      «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга 2025 елга тарифлар билгеләү турында (Казан)».

5.      «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә хисаплап, «Татэнерго» АҖ филиалы Түбән Кама җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2025 елга түләү билгеләү хакында».

6.      «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә хисаплаганда «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭС җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2025 елга түләү билгеләү хакында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International