Дәүләт комитеты тарафыннан «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм су агызу һәм су белән тәэмин итү буенча түбәндәге объектларны реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар:

1.      Канавалов урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

 Диаметры 160 мм булган ПЭ-100 торбасының гомуми озынлыгы 1312 погон метр тәшкил итә. Шулардан ГНБ методы белән 1262 метр салынган. Шулай ук юл астына торба салу өчен диаметры 355 мм булган 80 метр футляр салынган. 39 берәмлектән 28 су коесы монтажланган. Янгын гидрантлары өчен 8 аскуйманың 5 се монтажланган. Кулланучыларны су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен тройниклар куелган. Аннары калган су коеларын монтажлау, пресслау һәм кулланучыларны үзәк салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру эшләре планлаштырылган.

2. «Мирный» су алу корылмасыннан Чернозерская / Рубежная урамына кадәр, Чернозерская урамыннан алып Рощинская урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Гомуми озынлыгы 721 погон метр тәшкил итә. ПЭ башкаруында 700 мм диаметрлы торба ГНБ методы белән 100% дәрәҗәсендә салынган. Планлаштырылган 4 су камерасының 2се монтажланган. Алга таба фасонлы эшләнмәләрне монтажлау, калган 2 су камерасын ФБС блоклары белән җыю һәм чокырларны кире күмү планлаштырыла.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләнгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International