Бүген Казанда «Милләт кроссы-2024» Бөтенроссия йөгереше уза. Ел саен бу чара төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәләрендәге барлык һәвәскәрләрне йөгерешкә җыя.
Төп мәйданчык «УРАМ» экстрим-паркы булды, анда ветераннарның 1 км йөгереше, хәйрия йөгереше, гаилә һәм массакүләм йөгерешләр узды. Ярышларда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә актив катнашты, алар үз категориясендә беренче булып финишка килделәр.
Барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде.