Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе төбәкләрдә тарифларны җайга салу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм су агызу тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Наталья Казачкина һәм электр энергиясенә тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев Түбән Новгород өлкәсенең Тарифлар буенча төбәк хезмәтендә булдылар.

 

Очрашуда регуляторлар су белән тәэмин итү, су агызу һәм электр энергетикасы өлкәләрендә тарифлар билгеләү, шулай ук процессларны цифрлаштыру турында фикер алыштылар. Җайга салу юнәлешләренең охшаш нокталары һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International