Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ТКХ буенча ликбез» проектын дәвам итә

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге проект кысаларында Чистай районы белән өченче очрашуны үткәрә. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов законнар кысаларында гражданнар белән ничек корректлы эшләргә кирәклеген тәкъдир итә.

 

 Әлеге проектның максаты: торак-коммуналь тармакта катнашучылар өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук идарәчеләрдән (ИК, ТМШ, ТСН, ТТК) һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан, башкарма хакимият органнарыннан, кызыксынган гражданнардан (КФЙ һәм ТИҮ советлары рәисләреннән) кире элемтә алу өлешендә ликбез үткәрү.

2024 елның 28 августында Зеленодольск районы белән беренче онлайн-ликбез узды. Очрашуга җирле үзидарә органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләр һәм кызыксынган милекчеләр кушылды.

 

Киләсе ликбез 2024 елның 26 сентябрендә Биектау муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International