ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Зәй районына эш визиты белән барды. Рәис урынбасары Түбән Кама газ Зәй ЭПИ район эксплуатация-газ хезмәте җитәкчесе Радик Гыймаев белән районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә халыкның җир кишәрлекләренә бушлай газ кертү чаралары һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Соңрак Дмитрий Сапожников программада катнашучы йортларда булды һәм халык белән аралашты. Шулай ук идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән Зәй шәһәрендә торак тарифларын билгеләү һәм күпфатирлы йортларны карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аннары башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасары Марат Хәбибуллин белән берлектә рәис урынбасары Имәнлебаш авылындагы мәдәният йортының котельныйсында булды. «Теплосервис» ҖЧҖнең баш инженеры Евгений Храмов эш барышы белән таныштырды.
Аннан соң су белән тәэмин итү хезмәтләре объекты каралды. Зәй районында бу хезмәтне «Зәй су каналы» ҖЧҖ күрсәтә. Компаниягә 2015 елда нигез салынган. Эшчәнлекнең төп төре – Зәй шәһәрен су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм агынты суларны агызу.
Биологик чистарту корылмаларыннан соң Дмитрий Сапожников каты көнкүреш калдыклары полигоны эше белән танышты. Район территориясендә бер каты көнкүреш калдыклары полигоны эшли. Каты көнкүреш калдыклары полигоны Шәпке авылында, Зәй шәһәреннән 10 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Файдалануга тапшырылган ел – 2002 ел, объектның гомуми мәйданы 8,2 гектарга тигез. Полигонның факттагы сыйдырышлыгы 373 мең м3 тәшкил итә (проект буенча). Каты көнкүреш калдыклары полигонында калдыкларны сортларга аеру, пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны пресслау оештырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.