Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 елның 8 октябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Чаллы шәһәренә барачак.  

Күчмә чара барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр  (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча гражданнарны күчмә кабул итү, шулай ук эшчәнлекне мониторинглау максатларында җайга салынулы оешмаларга бару планлаштырыла.    

Чаллы шәһәре башкарма комитетында (8552) 30-55-42 телефоны аша, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843) 221-82-51, (843) 221-82-52 телефоннары аша язылырга өлгерегез.

Гражданнарны шәхси кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан пр., 23 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International