Эшче тариф комиссиясе коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның тәкъдимнәрен өйрәнә

2024 елның 13 сентябре, җомга

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә түбәндәге оешмаларны су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларның якынча дәрәҗәләре исәпләнде:

 

- «ВКиЭХ» АҖ;

 

- «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ;

 

- «СОВ-НКНХ» АҖ.

 

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International