ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

 

1. «Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе объекты – «Исаев урамы, 5 йорт адресы буенча 2 номерлы дәвалау корпусы» н «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

2. «ТР, Казан шәһәре, Теплица-Комбинат урамы, 1 йорт адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

 

3. «ПСУ» ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәренең Киров дамбасы буендагы су объектында ясалма җир кишәрлеге төзекләндерелеше»н «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

4. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында».

 

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

 

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International