2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә тарифларның беренчел дәрәҗәләре исәпләнде:
- «Татнефть-Энергосбыт» ҖЧҖ.
Белешмә: «Татнефть-Энергосбыт» – төп эшчәнлеге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы бөтен территориядә электр энергиясен тапшыру һәм технологик тоташтыру хезмәтләре күрсәтүдән гыйбарәт булган территориаль челтәр оешмасы.
Контрольлек ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен исәп-хисаплар белән таныштырды. Предприятие билгеләнгән срокларда тариф эшләре материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.