Эшче тариф комиссиясе коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның тәкъдимнәрен өйрәнә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмалар өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:

1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.12.2023 № 537-53/кс-2023 карары белән билгеләнгән «ТеплоГрупп» ҖЧҖ өчен салкын суны һәм агып төшүче суларны транспортировкалауга 2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге)

2. 2025-2029 елларга «РСК» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга, салкын суны һәм агып төшүче суларны транспортировкалауга тарифлар билгеләү турында. («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге).

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International